UCOZ Реклама
автозапчасти украина

Булат Хђмидуллин

1552 ел фаќигасе тарих битлђрендђ

("Казан утлары")

 

Казанга џичбер ќирдђн ярдђм џђм таяныч ирешмђс,

Бары тик Тђћре якын џђм фђрештђлђр ярдђмче.

Шђриф Хаќитархан

“Казан вилаятенећ ќићње” дигђн ђсђрдђн.

           

            1445 елда, Ќучи Олысы кићлеклђрендђ оешкан, шул ук вакытта Идел Болгарстаныныћ да этнополитик варисы булып торган Казан ханлыгыныћ яћа ханы итеп, Олуг Мљхђммђд углы Мђхмњт књтђрелђ. Никон елъязмасында бу хакта болай дип язылган: “Царь Мамутяк пришед из Курмыша Казань взял, а казанского княза Азыя убил, а сам на Казани воцарился, и оттоле нача царство быти казанское”. Воскресенск елъязмасын тљзњче шушы вакыйга хакында башкачарак язып калдырган: “Тое же осени [1445 года] царь Мамотяк, Улу-Магметов сын, взял город Казань, вотчича казанского князя Либея убил, а сам в Казани сел царствовати”. Билгесез бер Казан елъязмачысы исђ, “Казан тарихы”ныћ авторы (ХVI гасырныћ урталары) Олуг Мљхђммђдне Казанныћ беренче ханы дип атап, биредђ Олуг Мљхђммђднећ даирђсе кљчђеп китњне књреп, бик њзенчђлекле нђтиќђ ясап куя: “И рады ему бысть изо оставшихся от плена худые болгары. И молиша его казанцы быти ему заступника бедам их, и помощника от насилия, воевания русского, и быти царьству строителя”...

            Билгеле булганча, Казан ханлыгы ул чагында таралырга љлгергђн Алтын Урда империясенећ тљньяк билђмђлђренећ књпчелек љлешен хасил иткђн. Кљнбатышта аныћ чиклђре Сура елгасы буйлап узган, тљньякта Урта Нократ џђм Кама чиклђренђ ќђелгђн, кљнчыгыштан Урал тау тезмђлђренђ килеп терђлгђн, кљньяктан нугай татарлары билђмђлђре белђн чиклђшкђн. Ханлыкныћ билђмђлђре башка књрше дђњлђтлђрнекеннђн њзенећ мул сулы елга-инешлђре, ућдырышлы басу-кырлары, тугай-болыннары, агачка бай урманнары белђн аерылып торган џђм Нугай Урдасына табан мал асрау љчен ућайлы иксез-чиксез, мул њлђнле дала кићлеклђре ќђелеп киткђн; кыскасы, табигать байлыклары гаќђеп бай булып, Казан татарларына, мариларга, мордваларга, удмуртларга џђм чуашларга—ягъни анда яшђњче барлык полиэтник кабилђлђргђ гаќђеп ућайлы шартлар тудырылган булган. Казан елъязмачысыныћ язуына караганда, Казан ханлыгы: “... место пренарочито и красно велми, и скотопажитно, и пчелисто, и всяцеми земными семяны родимо, и овощи преизобилно, и зверисто, и рыбно, и всякого угодья много, яко не мощно обрести другаго такова места во всей Русской нашей земли нигдеже таковому подобно месту красотою и крепостию и угодием человеческим”, дип бђялђнђ; ђ кенђз Андрей Курбский фикеренчђ: “...понеже в земле той поля великие и зело преизобильныя и гобзующия на всякие плоды; такоже и дворы княжат и вельможей зело прекрасны и воистину удивления достойны, и села часты; хлебов же всяких такое там множество, воистину вере ко исповеданию неподобно: аки бы на подобие множества звезд небесных; тако же и скотов различных стад безчисленное множество, и корыстей драгоценных, наипаче от различных зверей, в той земле бывающих: бо тамо родятся куны дорогие, и белки и прочия зверия ко одеждам и ко ядению потребные; и мало за тем далей соболей множество, такожде и мехов: не вем, где бы под солнцем больше была”.

            Инде ђйтеп њткђнебезчђ, этник составы ягыннан Казан ханлыгыныћ халкы шактый чуар булган. Шул ук Андрей Курбский язганча, татарлардан тыш анда тагын биш телдђ—мордвача, чуашча, марича, вотякларча, або арча [удмуртча] џђм башкортча сљйлђшкђннђр. Ничек кенђ гаќђп тоелмасын, ХIV-ХVI гасырларга караган бер генђ чыганакта да бер генђ татар булмаган халыкны Казан ханлыгы составына кљчлђп куып кертњ књрсђтелми. Бу дђњлђт, мљгаен, тљрки џђм фин-угор халыкларыныћ њз телђклђре белђн тљзелгђн берлеге булгандыр. Шулай ук Казан ханлыгы чорындагы бер генђ чыганакта да њзђктђн читтђ яшђњче халыкларныћ Казан татарларына каршы милли-азатлык хђрђкђте алып баруы хакында билгелђп њтелми. Бу ућайдан ХХ гасыр башында яшђгђн татар тарихчысы Гайнетдин Ђхмђров сњзлђре аеруча ышандырырлык яћгырый: “...Болгариягђ алмашка Казан ханлыгы килгђч, ар, чуаш, чирмеш, башкорт кабилђлђре њз телђклђре белђн аныћ хакимлеген кабул иткђннђр џђм яћа дђњлђт составына кергђннђр. Бу кабилђлђр бер генђ тапкыр да Казанга каршы баш књтђрмђгђннђр, киресенчђ, казанлылар белђн бергђ уртак дошманга каршы яу йљргђннђр, бергђлђп Казанны саклаганнар, ќићелђ калсалар, рус кул астында калмас љчен барысын да эшлђгђннђр, каршы яуга књтђрелгђннђр, ђ ќићелђ калсалар, дошман тарафыннан тапталган туган ќирлђреннђн иркен­лек хљкем сљргђн башкорт далаларына качып китњне артыграк санаганнар. Мондый барлык хђрђкђтлђр мђќњси кабилђлђрнећ Казан тљркилђре белђн, ђ тагын да алдарак Болгар тљркилђре белђн џђм этник яктан, џђм рухи берлек ягыннан якын торганлыгын,  шулай ук Болгарда да, Казан державасында да халыклар тигез хокук­лы џђм ирекле булганнар дип фараз кылырга мљмкинлек бирђ. Нђсел-нђсђбђле рус дворянины Михаил Дмитриевич Каратеев та (1904-1978) “Русь и Орда” дигђн трилогиясендђ шушыћа охшаш фикер ђйтђ: “Кул астындагы халыкларны—чирмешлђрне, башкортларны, чуашларны џђм башкаларны—татарлар ќђберлђмђгђннђр џђм шућа аларга каршы буталыш­лар, баш књтђрњлђр булмаган. Киресенчђ, бу халыклар Казан патшалары урнаштырган тђртиплђр белђн, књрђсећ, канђгать булганнардыр џђм шућа књрђ тышкы дошманнардан сакланырга булышканнар (Каратеев М. Д. Казанские царство // “Арабески” истории.—М., 1994.—Вып. 1.—54 б.). Бу чорда ќирле полиэтник халык њзенећ ту­лы бер сђяси бљтенлеккђ буйсынган­лыгын аћлаган булса кирђк (бу хакта ХVI гасыр уртасында Урта Идел халыкларыныћ коллыктан котылу љчен сугыш алып барулары да бђхђскђ урын калдырмаслык итеп раслый), џђм ул шуны бљтенлекле  њзенећ уртак ватаны итеп кабул итђ!

                   Казан ханлыгы хуќалыгыныћ ић алга киткђн тармаклары булып, ђлбђттђ, ќир эшкђр­тњ, терлек њрчетњ, урманчылык, балык­чылык, умартачылык, џљнђрчелекнећ тљрле тармак­лары—тире эшкђртњ, ювелирлык, тимерчелек, чњлмђкчелек саналган; эчке џђм тышкы сђњдђ (халыкара сђњдђ) кић ќђелђ—ХV гасырныћ Венеция сђњдђгђре Иосафат Барбаро болай дип язып калдыра: “Казан—сђњдђ шђџђре; аннан Мђскђњгђ, Польшага, Пруссиягђ, Фландриягђ књплђп тире-мех чыгаралар. Мехны тљньяктан џђм тљньяк-кљнбатыштан дзагатайлардан [бортаслардан?] џђм Мордовиядђн китертђлђр”. Ђ менђ Казан ярминкђсен шул ук “Казан тарихы”ныћ авторы ничек сурђтли: “На той же день [24. 06. 1505] съезжахуся в Казань [на Гостиный остров на Волге] изо всея Руския земля богатии купцы и многие иноземцы далныя и торговаху с Русью великими драгими товары”.

            Шђџђр тљзелеше џђм архитектура шактый югары баскычка књтђрелгђн булган. Архитектура њсешен сурђтлђгђндђ, Казан елъязмачысыныћ Иван IV нећ ќимерелгђн Казанга килеп керњен сурђтлђгђн шигырен хђзерге эшкђртелњдђ бирђбез:

“...И когда город очистили,

В нее сам самодержец наш выехал...

Он приехал на площадь великую,

У царева двора с коны доброго

Соскочил, удивляясь бывшему...

Не напрасно казанцы противились

И сражались со славою до смерти,

Ибо царство сие стоит этого!

И вошел он во двор, в сени царские,

И пошел в златоверхие теремы,

И палаты, любуясь, осматривал,

Хоть была красота их разрушена

От стрельбы непрестанной от пушечной...”

            Казан ханлыгы чорында ќирле халыкныћ рухи-мђдђни культурасы югары биеклеккђ књтђрелђ. Дђњлђт билђмђсендђ књпсанлы башлангыч џђм урта мђктђплђр эшлђп килђ, Казанда югары уку йорты џђм китапханђ эшли, Хан сараенда исђ бай китапханђ сак­лан­ган. Шђрекътђ кабул ителгђнчђ, шигърият кић њсеш ала: Мљхђммђд Ђмин ханныћ, Мљхђммђдъярныћ, сђед (ягъни пђйгамбђрнећ турыдан-туры токымы) Кол Шђрифнећ џђм башка бик књп шагыйрьлђрнећ иќаты моныћ ачык мисалы булып тора. Мљхђм­мђдъяр юкка гына: “Бер гаќиб бу кеше, шђџђр эче тулугъ—шагыйрь улмыш барча кебек џђм олугъ”,—дип язмагандыр...

            Билгеле, Казан ханлыгында Ислам дине халыкларныћ рухи тормышында њзђк-тљп урынны алып торган, чљнки ул дђњлђтне оештыручы халкыныћ, ватанныћ сђяси элитасы-зыялыла­рыныћ рђсми дине булган. Лђкин шунысын ассызыклап ђйтњ зарур, Казан ханлыгында Ислам дине љстен­лек иткђн хђлдђ дђ башка диннђрне чиклђњ, кысу булмый. Бу књпмедер књлђмдђ Хђзђрия, Идел Болгарстаны џђм Алтын Урда традициялђре сакланып килњ белђн аћлатыладыр. Казанныћ њзендђ христиан храмы—ђрмђн чиркђве эшлђп килгђн, ђ књпчелек фин-угор кабилђлђре џђм бертљркем тљрки кабилђлђре элгђрлђреннђн књчеп килгђн мђќњсилек динен тотканнар. Ислам дине кљчлђњсез, књпчелек очракта этник џђм мђдђни аралашу-берлђшњгђ китерњче  чара буларак, ирекле рђвештђ таралган.

            Казан ханлыгы 1445 елдан соћ бераз њзгђрђк тљс алып њсђ башлый. Ханлыкта, ђйтик, “Олуг Мљхђммђд орда”сы вђкиллђренђ нигезлђнгђн ќирбилђњчелђрнећ яћа бер катламы њсеп чыга. Бу хакта Казанда Урдадан ук килгђн Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак, Мангыт џђм башка ыруларныћ яшђп килње шул хакта сљйли. Алар, књрђсећ, дђњлђтнећ кайбер љлкђлђре белђн дђ идарђ иткђннђрдер (административ яктан ханлык даругаларга—Алат даругасына, Арча даругасына, Атыз даругасына, Галич / Гареч даругасына, Нугай даругасына, Окреч даругасына, Чуаш даругасына џђм башкаларга бњленгђн; 1469-1470 елгы Никон елъязмасы дђњлђт составына “Камск”, “Сыплинск”, “Костяцск”, “Беловожск”, “Вотяцк” џђм башкорт ќирлђрен дђ кертеп исђпли. Бу ыруларныћ љстен катламнары ханга якын торганнар. ХVI гасыр башында Мђскђњдђ ике тапкыр булып киткђн Сигизмунд Герберштейн болай дип язып калдырган: “Татар патшалары мљџим эшлђр алдыннан барыннан да элек дњрт кићђшче белђн кићђшђ торган булганнар. Аларныћ беренчесе—Ширин, икенчесе—Барни, љченчесе—Гаргни, дњртенчесе—Ципцан”. Илдђ њзђк хакимият хан кулында була. Лђкин дђњлђткњлђм мљџим мђсьђлђ-карарларны хан диван—хан каршындагы ић вђкалђтле морзалар џђм югары катлам дин ђџеллђре шурасы белђн килешњ нигезендђ генђ кабул итђ алган. Бу шураныћ аксљяк ђџеллђре “карачы”, ягъни караучы дип атап йљртелгђннђр. Алар арасында “олы карачы”—олы караучы аерым вђкалђттђн файдаланган. Барыннан да элек бу рђсми исемне Ширин нђселе вђкиллђре йљрткђннђр булса кирђк, чљнки рус елъязмаларында ђмир Булат Ширин “карача Казанский большой” дип, аныћ улы Нурали “большой карача Казанский” дип атап йљртелгђннђр. Књрђсећ, Ширин нђселендђ “олы карачы” дђрђќђсе нђселдђн нђселгђ, ягъни атадан балага књчеп килгђндер. Чыннан да аерым мљџим дђњлђт вазифаларын затлы татар нђсел-нђсђбенђ бњлеп бирњ Казан ханлыгында характерлы књренеш булып тора.

            Ђ инде дђњлђткњлђм мљџим мђсьђлђлђр (ханны сайлау яки тљшерњ, солых тљзњ яки сугыш игълан итњ, халыкара килешњлђр тљзњ џ. б.) ќир билђњчелђр, гаскђрилђр, дип ђџеллђре корылтае тарафыннан кабул ителеп, ул “бљтен Казан ќире—корылтай исеменнђн” башкарылган. Корылтайга ханлыкта яшђњчелђрнећ башка катламнары катнаштырылмаган, шућа књрђ дђ аны халык ќыены дип атап булмас иде. Казан ханлыгында корылтай ќыюны гадђте Кљнчыгыш Европага монголлардан килгђн традиция дип карарга кирђк.

            Дђњлђтнећ аксљяк љскормасын хан, югары дин ђџеллђре џђм ђмир-карачылар, алардан тыш бђклђр, морзалар, угланнар, казаклар џђм халык кул астындагы феодаллашып килњче феодал вђкиллђре тђшкил иткђн. Казан ханлыгыныћ структурасында чиновниклар зур љлеш алып торганнар.

            Феодаллар, дин ђџеллђре џђм чиновниклар халыкныћ љстен хокуклы, хакимият катламын тђшкил иткђннђр џђм алар “аксљяклђр” яки зур кешелђр дип аталып йљртелгђннђр, халыкныћ тљп љлешен “кара халык”, “гади кешелђр” дип тђшкил иткђн. Дђњлђтнећ имана салымын тњлђп яшђњчелђрнећ бер љлешен џљнђрчелђр џђм сђњдђгђрлђр алып торган.

            Казан ханлыгыныћ сђяси тарихы бик књпкырлы џђм гљќлђп торган, бу књп тљрлелек сакланып калган язма истђлеклђр белђн раслана. Лђкин, кызганычка каршы, бу белешмђлђрнећ књпчелек љлеше Казан белђн Мђскђњ арасындагы мљнђсђбђтлђрне, љлешчђ Казан—Нугай урдасы арасындагы багланышларны ачыклауга юнђлдерелгђн џђм алар ханлыкныћ Кырым, Ђстерхан, Себер, Њзђк Азия арасындагы сђясђтен бљтенлђй чагылдырмый диярлек. Бу мђсьђлђ Џади Атласи, Михаил Худяков, Сђлђм Алишев, Дамир Исхаков, Александр Бахтин иќатларында яхшы ук, аерым очракларда хђтта нечкђлђп љйрђнелгђн. Ђ башка тљр язма, истђлеклђр, фольклор чыганаклары, Казанныћ басылып алынуы турындагы тарих фђне бу хакта безгђ нђрсђлђр сљйли соћ?

            Иван Грозный хакимлек иткђн чорда Мђскђњдђ 12 еллап яшђгђн (1564—1676) немец галиме Генрих Штаден Казан ханлыгыныћ рус гаскђрлђре тарафыннан яулап алынуын менђ болай кыска гына џђм бик “сурђтле” итеп тасвирлаган: “...Бљек кенђз [Иван IV] кабат куђтле кљч туплый ала џђм яћадан Казанга якынлаша; казу эшлђре алып бара, соћыннан шартлата. Ул шђџђрне алуга ирешђ, ђ хан-патша Шаџгалине (дљресе  Ядегђрне—Б. Х.) кулга ала џђм шђџђрне табыш сыйфатында талау љчен гаскђрилђргђ бирђ. Ђйе, шђџђр талана, ќимерелђ. Кешелђрен њтерђлђр, љстерђп йљрилђр, шђрђ мђетлђрне зур-зур љемнђргђ љеп куялар. Аннары њлгђн кешелђрнећ аякларын тубык турыннан бњрђнђгђ аска каратып бђйлилђр дђ, бњрђнђлђргђ 20, 30, 40, хђтта 50 [мђетне] утыртып чыгалар џђм бњрђнђлђрне Иделгђ ташлыйлар, мђетле бњрђнђлђр Идел буйлап  ага. Алар су астында шулай бњрђнђгђ асылып баралар, бергђ бђйлђнгђн аяклары гына су љстеннђн књренеп торган...” Рус елъязмасы (Новгород) бу вакыйгаларны болай сурђтли  (елъязмаларны язылган телдђ бирергђ булдык): “О Казанском взятии, како взята бысть Казань, бесерменский град, благоверным государем великим князем Иваном Васильевичем всеа Русии. В лето 7061, месяца октября во 2 день... Князь же великий скоро посылает ко граду Казани, повелевает отволочити от града Казани снаряд стенобитный, от обоих подкопов больших, пушки единой имя Колцо, а другой имя Ушатая, и огненыя пушки и весь снаряд, такоже и Змей летячей, И Змей свертной и прочий снаряд весь отволокоша. И повеле князь великий знамя развертети. Бе бо на нем образ Господа Бога Спаса нашего, князь же великий государь слезно зряще глаголаше: Хранителю мой и избавителю наш! Сохрани нас твоего ради святого”. И тако рекрестив лице свое крестообразно и поиде ко граду, и брат его князь Володимер Ондрееввичь и все воинство... И тако поиде ко граду Казани. Перешед Булак и взыде к горе и ста полком, и повеле в набаты бити и в накры многи, и в сурны играти, и в трубы трубити; яко гром велик возшуме, не бе слышати что глагола друг другу. И став противу Арских ворот, ныне же именуются Спасские, идеже ныне стоит храм Господа Бога нашего Исуса Христа Нерукотворенного образа, и вскоре посылает к туром князя Михайла Ивановича Воротынского, да велит размыслу Немчину подкоп зажещи в дву местах, и повеле приступити ко граду со всех стран. И абие загореся подкоп в первый час дни в неделю, вырваше стены много во едином месте, и после в другом месте потомуже, и нача метати стрелни и городни и древеса граднии и с землею, яко до небес меташе, и с людми, иже бе на граде стояще, готовящеся к приступу; меташе же людие Казанстии овии во град, иных на иную страну. Егда вырваша подкоп, и в той час учиниша приступ со всех стран, християнстии же людие кликнуша вси единогласно: “О Владыко! Не остави нас, буди помощник”. И тако великим зуком приступиша в первый час дни, мню яко земли колебатися от обоих шума и от трескоты древяного, овии в полы места полезоша, инии же по лестницам, иные же по прислоном, а иные на обломки полезоша; и тако чрез стену скоро взлезоша во град, бьюще по улицам Татар и катун, мужен и жен, по двором, иные же в ямы валячися из мизгитей и с полат, и секуще их и одираху до последния наготы. И тако вскоре, премудраго Бога промышлением, неколико тысящь побиша людей Казанских; и тако, Божиею милостию и его крепкою десницею, ни един Татарин Казанцов не возмогоша битися противу людей християнских, бежаша вси градом, и такоже туто побиша их и прогониша их ко цареву двору. Они же сташа о цареве дворе, хотяще битися, и абие християнстии людие со всех стран много множество приидоша, и тако биющеся и секуще их, яко крови их по удолиям течаше и телеса их невместимо по улицам проити, и такоже по улицам людие на земли лежаху. Людие же Казанские восхотеша о цареве дворе битися, и видевше они окаяннии, что невозможно стати против хрестьянских людей, и абие побегоша с царева двора за град, с стены валяющеся, за Казань за реку к лесу по Галицкой дороге побегоша; и абие ту стояше великого князя правая рука, князь Петр Михайловичь Щенятев да князь Андрей Михайловичь Курбской и с ними многие люди Московстии, и Ноугородцы, и Псковичи, тех всех людей Казанских на голову побиша, от них мало тех которые на лес утекоша. Во граде же бяше хрестьянстии людие много множество безчислено княинь, и мурзиных жон, и девок и детей взяша, такоже рку вскоре от великих и до простых людей. И такоже начаша царя Казанского искати Аидигеря, по всем странам града: занеже бе его искаху и не обретоша, и в цареве дворе языков много пытающе, не ведяху никтоже его; и абие устремишася Палецкого княжь Дмитреевы слуги на левую страну града Казани, идеже зовутся у них Збойливые ворота, ныне же зарушены, и такоже на стене взяша царя Аидигеря, Касым Салтанова сына, и Астороханского царевича, и вневеды хотяше убити его, и абие ту с ним некии Татарове бяше сказаша о нем, яко царь есть. О предивное чюдо и великое Божие милосердие! На толикое малое время, на един час, толико тысящь побили Казанских людей, и царя из града взяша, и царство его плениша...”

            Урта гасыр татар цивилизациясенећ чђчђк атып утырган бер мђркђзе менђ шулай хђрабђ хђленђ китерелђ, сан ягыннан биш тапкыр књбрђк булган дошманына каршы аяусыз кљрђш алып барган шђџђрне саклаучылар ђнђ шулай џђлак булалар. 1552 елныћ 2 октябрь дђџшђтле вакыйгалары, соћрак рус гаскђрлђренећ Ђстерхан ханлыгын яулап алынуы нђтиќђсендђ Идел буенда VII гасырдан, хђзер каганлыгыннан бирле яшђп килгђн тљрки дђњлђтчелеге юкка чыгарыла. Шулай итеп, татар халкын физик яктан юк итњ, геноцид куллану, хокукын џђм иреген кысу чоры башлана, дини инану љчен ќђберлђнњ, милли уку-укыту љчен, ниџаять, њз телећдђ сљйлђшкђн љчен нахак ашау—моныћ ачык мисалы.

            Аћлашыла ки, Казан ханлыгыныћ ќимерелње татар халкыныћ фольклорында, риваятьлђрендђ, истђлеклђрендђ књп сакланып калган. Ђйтик, мисал љчен халык риваятьларен эчтђлеклђре џђм хронологик яктан барлыкка килњен болайрак тђртиптђ бњлеп карарга мљмкин булыр иде: “Сљембикђ тарихы”, “Патша хђйлђсе”, “Свияжск кирмђне тљзелњ”, “Иван Грозный Казанга ничек сугыш башлаган”, “Казанныћ дошманнар тарафыннан яулап алынуы”, “Кол Шђриф бђете” џђм башкалар.

            Беренче риваятьтђ, “Сљембикђ тарихы”нда, (татар язучылары Рабит Батулланыћ “Сљембикђ” џђм Мљсђгыйть Хђбибуллинныћ “Сљембикђ ханбикђ џђм Иван Грозный” романнарында бу легенда мотивлары да урын алган) Казан алынуныћ беренче сђбђплђре књрсђтелђ сыман. Имеш, Мђскђњ патшасы Иван Грозный Сљембикђ ханбикђгђ гашыйк була џђм аны кияњгђ сорап Казанга илчелђрен ќибђрђ. Ќавап, ђлбђттђ, кире була. Моћа каршы рус патшасы: “Тынычлык белђн телђмисећ икђн, сугышып тез чњктерермен”,—дип ќавап кайтара. Икенче риваять (“Патша хђйлђсе”) шул хакта сљйли: имеш, Иван Грозный Сљембикђ белђн сугышып арыганнан соћ, мондый хђйлђгђ бара: “Мића њгез тиресе хђтле генђ ќир бњлеп бирегез, шул чак сугышны туктатырмын”,—ди ул. Сљембикђ риза була. Патшаныћ хезмђтчелђре њгезне суялар џђм аныћ тиресеннђн озын тасмалар телђлђр дђ шуныћ белђн хан билђмђсеннђн олы гына бер љлешне бњлеп алалар, соћрак биредђ Свияжск кирмђне торгызыла... Казанны басып алуда форпост ролен њтђячђк Свияжск кирмђнен салу љчен ућайлырак урын сайлау хакындагы риваять 1551 ел белђн теркђлгђн.

            “Иван Грозный Казанга ничек сугыш башлаган” риваяте болай сљйли: Иван патша кљннђр буе Казанны ничек яулау турында баш вата, имеш, шул уй белђн яна. Шул чак аћа якыннарыннан берсе ђйтђ: “Ќибђр мине Казанга, мин анда бик зур ќђнќђл чыгарырмын, аннары ќавап рђвешендђ сугыш ачарсыћ”,—ди. Бу ният патшага ошый џђм ул хезмђтчесен Казанга ќибђрђ, тегесе исђ татар ханы џљќрђсенђ аяк басу белђн њгез тиресе хђтле генђ ќир сорап ала. Хан, ђлбђттђ, моћа њз ризалыгын бирђ. Мђскђњ илчесе, рљхсђт  алу белђн, Казан базарына барып бљтен тирелђрене ќыеп ала да, аларны бергђ тегеп, нђкъ Казан уртасында ќђеп ќибђрђ. Нђтиќђдђ—низаг килеп чыга, низагтан соћ—сугыш. “Казанныћ дошманнар тарафыннан яулап алынуы” дигђн риваять Иван IV нећ 1551-1552 еллардагы сугышчан сђяхђтенђ нигезлђнђ, анда казанлыларныћ батырларча каршылык књрсђтњлђре сурђтлђнђ; “изгелђр ќитђкчесе” дип алган сђед Кол Шђрифнећ батырлыгы исђ “Кол Шђриф бђете”ндђ ачыграк тасвирланган.

            Ђйтергђ кирђк, Казан ханлыгыныћ яулап алынуы књп кенђ тарихи чыганакларда да урын алган. Беренче чиратта, хаклы рђвештђ, бу мђсьђлђ чит ил тарихчылары монографиялђрендђ ќентеклђп тикшерелђ, шулай ук кайбер татар џђм рус чыганакларында карала. Казан ханлыгы белђн Русия арасындагы мљнђсђбђтлђр инде ХVII гасырда ук ќитди рђвештђ љйрђнелђ башлый. Ђлеге проблеманы беренче љйрђнњчелђр дип А. И. Лызловны, В. Н. Татищевны, П. И. Рычковны (“Опыт казанской истории древних и средних времен”, 1767), М. М. Щербатовны (“История Россияская с древнейших времен”, 1784—1789), Н. М. Карамзинны, К. Ф. Фуксны (“Краткая история города Казани”, 1817), М. С. Рыбушкинны (“Краткая история города Казани”, 1834), Н. С. Арцыбашева (“Повествование о России”, 1838-1843), Н. К. Баженовны (“Казанская история”, 1847) џђм башкаларны књрсђтергђ мљмкин.

            Шулай итеп, “Скифлар тарихы”ныћ авторы Андрей Иванович Лызлов: “...7200 ел элек Дљнья яралган кљннђрдђн башлап Иисус Христос туган 1692 елга кадђрге кљн-вакыйгаларны тђфсиллђп язып барып” рус-татар мљнђсђбђтлђренђ, аеруча Мђскђњ-Казан багланышларына зур урын бирђ. Аныћ “Тарихы”нда 1552 елгы яулап алуга кадђр њк Мђскђњнећ Казанга џђм аныћ олысларына гаскђрлђр ќибђрње турында хђбђр ителђ, ђ Казанныћ тулысынча яулап алынуы татарларныћ рус ќирлђренђ туктаусыз яу йљрњлђренђ ќђза дип бђялђнђ. Асылда “татарларныћ яу чабулары” дигђн сафсатага корылган билгелђмђ, шулай ук “Казан йорты безнећ йорттан башланды” (Иван Грозный), “Казан патшалыгы џђм Казан шђџђре татарлар тарафыннан Россия дђњлђте ќирлђрендђ торгызылдылар” (Петр Рычков), ХV—ХVII гасырларга караган рус елъязмаларындагы тђгъбирлђр, теге яки бу аерымлыклары булуга да карамастан, революциягђ кадђр язылган барлык чыганакларда да кабатланып киленђлђр.

            Лђкин без яхшы белђбез, ХVII гасырда џђм ХIХ гасырныћ беренче яртысында тарих фђне ятим хђлендђ иде, чљнки аныћ бик књп тармаклары—язма чыганаклар белђн эшлђњ, археологик џђм этнографик эзлђнњлђр алып бару чынлыкта исђ туу чорын гына кичерђлђр иде. Шућа књрђ дђ югарыда књрсђтелгђн хезмђтлђрнећ нђтиќђлђре шартлы рђвештђ генђ дљрес дип бђялђнергђ хаклы. Ул чордагы рус елъязмаларыныћ нигезенђ њк салынган беркатлы идеялђргђ ябышып яту кљчле була—шул рђвешле фактологик материалларга нигезлђнмичђ генђ Казан ханлыгы књп еллар буена ярымкыргый, агрессив дђњлђт итеп сурђтлђнеп киленђ џђм, имеш, аны яулап алу џичшиксез прогрессив књренеш булып тора.

            Казан ханлыгы белђн Русия арасындагы мљнђсђбђтлђр ХIХ гасырныћ икенче яртысыннан, ягъни фђнни ђйлђнешкђ беренчел чыганаклар књплђп кертелђ башлагач џђм тарихи љйрђнњлђрнећ методологиясе кићђйгђч кенђ ќитђрлек дђрђќђдђ љйрђнелђ башлый. Бу чордагы тарихчылардан, беренче чиратта, С. М. Соловьев “исемен” атарга кирђк. Ул ахыр чиктђ Русия татарфыннан кљнчыгыштагы ќирлђрнећ яулап алынуын књклђргђ чљеп мактый џђм аны тарихи яктан прогрессив књренеш дип књрсђтђ! Аныћ фикеренчђ, колониялђштерњ Русиянећ икътисадын кинђт њстерњгђ китерђ џђм “Ауропа, христиан цивилизациясенећ Шђркый мљселман дљньясына таралуы” дип бђялђнђ. С. М. Соловьев артыннан Н. И. Костомаров та татар расасын славян расасына кушу Русиянећ тыныч яшђвенђ џђм чђчђк атуына беренче шарт булып тора дип кабатлый. Мђсђлђн, аныћча, Кырым ханлыгыныћ яшђп килње рус халкыныћ “гаќђеп зур материкта акрын таралуына тљп сђбђпче булып тора”. “ХV џђм ХVI гасырларда Идел буе, (1877) китабыныћ авторы Г. И. Перетяткович та шушындый карашта тора. Лђкин ул тарих фђнендђ беренчелђрдђн булып, Мђскђњ—Казан мљнђсђбђтлђрен тар кысаларда гына карамыйча, аны тенденциоз юллар белђн булса да, Ауропа халыклары багланышлары шартларына яраклаштырырга омтыла. Шунысын да ђйтеп њтђргђ мђќбњрбез, аныћ ђлеге хезмђтендђ Казан ханлыгы эчендђ барган этнокультура џђм этносђяси мђсьђлђлђренђ кић урын бирелђ.

            ХIХ гасырда, ниџаять, татар-рус мљнђсђбђтлђрен љйрђнњче џђм, аерым алганда, Казанныћ алынуы хакында татар тарихчыларыныћ  кић колачлы, тарихны дљрес чагылдырган тђњге хезмђтлђре басыла башлый. Болар, беренче чиратта, Шиџабетдин Мђрќани, Хљсђен Фђезханов, Каюм Насыйри, Џади Атласи хезмђтлђре; Риза Фђхретдиновныћ “Шура” журналында аерым мђкалђлђре дљнья књрђ. Бу тарихчылар, тарихи вакыйгаларны хакыйкый яктырту аша, “бљек рус” субъектив идеологиясенђ књпмедер књлђмдђ чик куя алдылар. Кыскасы, аларныћ тикшеренњлђре  фђнни яктан тирђн џђм объектив иделђр, чљнки аларда критик анализ илђген узган бик књп рус џђм татар чыганаклары файдаланылды. Татар авторлары џђрвакытта да Алтын Урда џђм Казан ханлыгында барган эчке таркалу књренешенђ, ахыр чиктђ Алтын Урда ќимерелеп, аныћ Казан ханлыгына, Кырым ханлыгына, Себер ханлыгына, Ђстерхан ханлыгына, Касыйм ханлыгына, Зур џђм Нугай урдасына бњленњ сђбђплђренђ дљрес игътибар биреп килделђр. Шул ук вакытта Мђскђњ алар тарафыннан џич икелђнњсез “колонизатор”, “баскынчы” дип аталды, ђ 1552 елдан соћгы вакыйгалар тулысынча диярлек тискђре књренеш буларак бђялђнде. Башкорт галиме Ђхмђт Зђки Вђлиди (Туган) џђм чуаш мђгърифђтчесе С. И. Михайлов та шундый карашта тордылар.

            Идел буенда христиан динненећ таралуын тикшергђн галимнђр, аерым алганда, “Покорение Казани русской державе и христианству” (1871) китабыныћ авторы А. Ф. Можаровский џђм Казан рухани академиясенећ 3 курс студенты вакытында ук “Очерки распространения христианства между иноверцами Казанского края” (1897) авторы китабын язган А. Г. Хрусталев ХVI гасыр урталарындагы вакыйгаларныћ нигезендђ православие белђн ислам арасындагы књп гасырларга сузылган ќђнќал-каршылык ята дип раслыйлар. Александр Герасимович хђтта Казан ханлыгы “йљз елдан артык Русьныћ ић явыз џђм ерткыч дошманы булып килде” дип ђйтњгђ кадђр барып ќитђ. Шулай ук “Казан тирђсендђ яшђњче икенче дђрђќђле ... чирмешлђр, чуашлар вотяклар џђм мордвалар” “казанлылар белђн бергђ русларныћ кан дошманы” булган икђн, ђ христианлык Казан ханлыгында “эзђрлеклђњгђ дучар ителгђн”, чљнки, имеш, “татарлар болгар дђњлђтен яулап алу белђн ялган пђйгамбђрнећ ихлас дђвамчыларына ђверелђлђр”. А. Ф. Можаровский да, А. Г. Хрусталев та Казан татарларыныћ дђњлђтчелеген тартып алу Русиянећ “басурманлык” љстеннђн идеологик ќићње дип атыйлар.

            “Кызыл” революция ќићњенећ беренче елларында Н. В. Никольскийныћ “Конспект по истории народностей Поволжья” (1919), Н. Н. Фирсовныћ “Чтения по истории Среднего и Нижнего Поволжья” (1920) дигђн кызыклы гына китаплары дљнья књрђ. Аларда Казанны яулап алуга џђм Идел буе халыкларыныћ ХVI гасыр урталарында бђйсезлек љчен кљрђшен яктыртуга ђтрафлы урын бирелњ, ђлбђттђ, књпмедер књлђмдђ “социаль заказ” хезмђтен њтђми калмагандыр. Аларныћ тагын бер ђџђмиятле яклары—икътисади проблеманы дљрес яктыртулары—Иван IV нећ Бљек Идел су юлында њз хакимиятен урнаштыруга омтылуын ачыклаулары (1556 елда Ђстерхан ханлыгын яулап алу моныћ ачык чагылышы) ђџђмияткђ ия.

            Тагын бер икътисади проблеманы—эшкђртњ љчен ќир џђм кул кљче ќитмђњне, хуќалыкны экстенсив юнђлештђ алып бару шунлыктан килђ дип књрсђтње белђн њз мђктђбен тудырган галим М. Н. Покровский 1930 еллардан башлап совет тарихчылары тарафыннан кискен тђнкыйтьлђнеп киленде. Шуныћ љстенђ ул рус сђясђтен, шул исђптђн Иван Грозный хакимиятен дђ яулап алучылыкта џђм милли-колониаль сђясђт њткђрњдђ ачыктан-ачык тђнкыйтьлђп чыга. М. Н. Покровский шулай ук Казан ханлыгы њсешендђ бђйсезлеккђ омтылыш кљчле булуын, Урта Идел халыкларыныћ рус баскынчыларына каршы алып барган чыгышларын “милли азатлык љчен кљрђш” дип атый.

            “Кызыл” инкыйлабтан соћ бу мђсьђлђне ќентеклђп љйрђнгђн татар галиме дип, џичшиксез, Газиз Гобђйдуллинны атарга мљмкин. Њзенећ “Татар тарихы” (1922, 1924, 1925) дип аталган хезмђтендђ џђм “Идел буе љчен кљрђш тарихыннан” (1923) дигђн мђкалђсендђ ул ХV-ХVI гасырларда Урта Идел буенда барган вакыйгаларга тљпле анализ ясый. Ђйтик, “Татар тарихы” хезмђтендђ автор “Идел буендагы татар дђњлђтлђренећ инкыйразы” џђм “Идел љчен соћгы кљрђш” дигђн  бњлеклђр урнаштыра. Биредђ Газиз Гобђйдуллин татар ханлыкларыныћ таркалу сђбђплђрен, Алтын Урда “чђчелгђннђн” соћ Русия хакимиятенећ татар ханлыкларына карата њткђргђн “бњлгђлђ џђм хакимлек ит” дигђн явыз џђм астыртын сђясђтенећ асылын, курчак Касыйм ханлыгындагы билгеле хђллђрне, Мђскђњ агрессиясенећ , шул исђптђн икътисади вђхшилегенећ сђбђплђрен фактик материалларда ачып бирђ. Лђкин..., тарихчы фикеренчђ, вакыйгалар агышы баштан ук руслар файдасына хђл ителгђн була, чљнки Казан ханлыгы халкы, књчмђ тормыш алып бару сђбђпле, Ватан чиклђре тђгаен билгелђнмђгђн була!

            Казан ханлыгы дђњлђтенећ тарихын љйрђнњдђ, ђлбђттђ, М. Г. Худякованыћ “Очерки по истории Казанского ханства” (1923) дигђн хезмђте аеруча књренекле урынны алып тора. Ђлеге хезмђт Казан ханлыгы тарихын љйрђнњ, Казан-Мђскђњ мљнђсђбђтлђренђ бђя бирњ буенча яћа бер адым булды. Шунысы ђџђмиятле, биредђ рус укучысы беренче тапкыр, Шамил Мљхђммђдъяровны кабатлап ђйтсђк, “Казан татарлары милли дђњлђте тарихы” буенча билгеле бер системага салынган материаллар белђн таныша алды. Бу хезмђтнећ дљнья књрње хђтта рђсми дђњлђт басмасы “Известия ТЦИК” тарафыннан билгелђп њтелђ, анда болай диелђ: “Мондый китап књптђн кирђк иде. Татарстан республикасы њз тарихын, озак дђверлђр дђвамында башка дђњлђткђ бђйлелеккђ тљшкђн авыр тарихын булдырырга тиеш иде (!). Мђскђњ-Казан мљнђсђбђтлђре белђн кызыксынган кешелђрнећ Михаил Георгивич хезмђтлђре белђн яхшы таныш булуын исђпкђ алып, без биредђ бу рус галименећ карашларын тулырак чагылдырган берничђ кечкенђ љземтђ бирергђ булдык.

            Русиянећ яулап алу сђясђте. “1540 елларныћ ахырларына кадђр рус сђясђте Казан ханлыгына карата территориаль яулап алу тљсмерен алмый. 1540 еллар ахырларында кискен борылыш ясала џђм рус дђњлђте Казан ханлыгын яулап алырга, аны рус дђњлђтенећ составына кертергђ кирђк дигђн карарга килђ. Шушыћа яраклы рђвештђ рус—Казан мљнђсђбђтлђре схемасы тљптђн њзгђртелђ џђм руслар чын-чынлап империалистик яулап алу сугышын башлыйлар”; “яулап алу сђясђте дворян-алпавытлар, руханилар џђм сђњдђ-промышленность капиталы карашлары белђн телђктђшлек таба”.

            Казанны яулап алуныћ нђтиќђлђре. “Басып алынган Казан халкын вђхшилђрчђ ќђзалау-њтерњ рус тарихында ић мђсхђрђле урыннарныћ берсе. Христианлаштыруны алга сљргђн гаскђри-хђрби катламныћ казанлыларга карата ясаган “тђре походы” моћарчы књрелмђгђнчђ кешелђр џђлакате—гекатомбасы (Борынгы Грециядђ корбан чалу йоласы—Б. Х.) рус дђњлђтенећ территориаль яулап алу юлына аяк басуы белђн тљгђллђнђ. Кљчлђп кабергђ озатылган кешелђрдђн тыш, Казан халкы кичергђн књз яшьлђре, газаплар, кайгы-хђсрђттђн тыш, хђсрђтле 2 октябрь кљне буыннан-буынга тупланган материаль мал-мљлкђтнећ юкка чыгуына китерђ џђм бљртеклђп ќыйналган, сакланган мђдђни-кљнкњреш кыйммђтлђр “халык сандыгыннан” (Б. Х.) рђхимсез рђвештђ йолкып алына, аяусыз рђвештђ ватыла, ќимерелђ, юк ителђ. Мећнђрчђ зиннђтле нђрсђлђр, ювелир-зђркан ђйберлђре, тукымалар, югары осталык белђн эшлђнгђн сђнгать ђсђрлђре мђћгегђ џђлак була. Халык байлыгына коточкыч вђхшилек књрсђтелђ, моннан соћ ул, мљгаен, терелђ дђ алмаган булыр иде...”

            1930 еллар уртасыннан башлап совет тарихы фђнендђ кабаттан революциягђ кадђр яшђп килгђн бљек державачылык авазлары яћгырый башлый. Беренчедђн, бу њзђк хакимиятне ныгытырга омтылу (ул И. В. Сталинныћ шђхес культына барып тоташа), икенчедђн, 1941-1945 елларда “рус халкы азатлык алып килњче” дигђн стереотипныћ калыплашуы белђн бђйле. Шул рђвешле (форсаттан файдаланып) русныћ бљек кенђзлђрен, шул исђптђн Иван Грозныйны да књккђ чљеп мактау башлана; моны исбатлау љчен шул елларда басылып чыккан кайбер китапларныћ исемнђрен атап њтњ дђ мђсьђлђгђ бераз ачыклык кертер кебек—Бахрушин С. В. Иван Грозный.—М., 1942; Смирнов И. И. Иван Грозный.—Л., 1944; Виппер Р. Ю. Иван Грозный.—М.—Л., 1944; Русь-Русиянећ њткђн дђверлђрдђге тышкы сђясђтенђ яћабаштан бђя бирелђ:  Огнев И. В. Войны Ивана Грозного с Казанским ханством и завоевание Казани.—М., 1948; Меркушкин Г. Я. Восточные походы Ивана Грозного.—Саранск, 1948; Шмидт С. О. Правительственная деятельность А. Ф. Адашева и восточная политика русского государства в середине ХVI века.—М., 1949; Коротков И. Я. Иван Грозный. Военная деятельность.—М., 1952; Русь-Русия яулап алуларыныћ “тарихи зарурлыгы” турындагы гипотезалар яћадан баш калкыта башлый:  Нечкина М. В. К вопросу о формуле “наименьшее зло” // Вопросы истории.—1951.—N 4. Смирнов И. И. фикеренчђ, Иван Грозный тарафыннан Казанныћ яулап алынуы “рус милли дђњлђтен ныгыту џђм алга таба њстерњ љчен мљџим чара” булып торган икђн; ђ барлык алда санап њтелгђн авторларныћ уртак фикерен сљземтђ рђвешендђ китерсђк, “књпмиллђтле њзђклђштерелгђн рус дђњлђтен торгызуныћ башлангыч этабы да ул”. Ђйтергђ кирђк, мондый идеялђр совет кешесе аћына башка тљр басма чыганаклар аша да, кино сђнгате кебек массакњлђм чаралар аша да сећдерелђ барыла.

            “Њзгђртеп кору” чорына кадђр Казанныћ яулап алынуы турында басылып чыккан тарихи хезмђтлђр турында сњз алып барганда, аларныћ бик тђ берьяклы џђм љстђн-љстђн ясалган “анализга” ия булуларына карамастан, Базилевич К. В. (“Внешняя политика Русского централизованного государства. Вторая половина ХV века”, 1552), Шмидт С. О. (“Предпосылки и первые годы “Казанской войны 1545-1549 г. г.”), Бурдей Г. Д. (“Борьба России за среднее и Нижне Поволжье”, 1954; Взаимоотношения России с Турцией и Крымом в период борьбы за Поволжье в 40-50-х годах ХVI века”, 1956), Греков И. Б. (“Очерки по истории международных отношений Восточный Европы ХIV-ХVI веков”, 1963), Тихомиров М. Н. (“Российское государство ХV-ХVII веков”, 1973) кебек галимнђрнећ “эшчђнлеген” билгелђп њтмђњ дљреслеккђ хилафлык кылу булыр иде, мљгаен. Гомумђн, рус тарихчылары арасында ђле ућга, ђле сулга талпынулар гадђти хђл, шунлыктан аларныћ ђсђрлђрен укыган кеше љчен орлыкны кибђктђн аерып алу зарур. Ђйтик, Казан татарларыныћ этногенезына багышлап 1946 елда Мђскђњдђ њткђрелгђн сессиядђ, агрессив болгарчылыкка каршы чыгып, татар тарихы, нигездђ, Алтын Урдадан башлануын яклап чыккан хљрмђтле Михаил Николаевич Тихомиров (ул Казан тарихын љйрђнњче галим Шамил Фатих улы Мљхђммђдъяровныћ фђнни ќитђкчесе дђ) фђнни ђйлђнешкђ “Идел буе џђм Урал тљбђге халыкларыныћ Россия составына ирекле кушылуы” кебек бик тђ сђер тезисны кертеп ќибђрњчелђрнећ берсе булды. Шулай итеп, чуаш халкыныћ тарихи проблемаларына багышлап њткђрелгђн сессиядђ (1950) џђм шулай ук “Советская этнография” (1950, № 3) журналы битлђрендђ ул ђлеге фикерлђренђ “Чуашстанныћ Россиягђ ирекле кушылуы”, янђсе, чуашлар љчен “казанлыларныћ талау нияте белђн яу йљрњлђреннђн арынуын” џђм ясак тњлђњдђн котылуын аћлата (!) дип тђ љстђде. “Вопросы истории” (1951, N 9) журналында “К вопросу о присоединении Среднего Поволжья к России” дигђн мђкалђ бастырган К. Я. Наякшин да шундый “новаторлар”ныћ берсе булды. Игътибар итик џђм нђтиќђ чыгарыйк: К. Я. Наякшин шундый “ачышлар ясый”, искитмђле: “Идел буендагы сугышлар барыннан да элек Тљркия солтанатына џђм аныћ Кырым, Казан, Ђстерхан кебек мљридлђренђ каршы юнђлтелгђн иде (!); Казан ханлыгыныћ тљп халкы Алтын Урда ханнарыннан авыр ќђфа чикте. Бу изњ ХV гасырда Казанны Олуг Мљхђммђд гаскђрлђре яулап алгач тагын да кљчђя... Казан ханлыгыныћ ќирле халыклары њзлђрен Алтын Урда коллыгына тљшерњчелђргђ нђфрђт белђн караганнар. Алтын Урдадан чыккан морзалар камыты астында кљн књргђн Урта Идел халкы каршында турыдан-туры Тљрек солтаны кул астында калу куркынычы туа тора (!); “Тљрек янавын кире кагу зур гљнаџ булыр иде”; “Шунысы ачык ки, Идел буе халыкларыныћ Россиягђ кушылуы, асылда, бердђнбер юл, алар љчен бердђнбер котылу юлы була” (!!!)...

            Алда билгелђп њтелгђн “њзгђртеп кору чоры”на кадђр њзенећ фикри ори­гинальлеге, шђхси фидакарьлек-батырлыгы белђн башка соры массадан аерылып торган галимнђр бармак белђн генђ санарлык иде. Казанда шундый галимнђрнећ берсе минем “остазым” (мин моныћ белђн чиксез горурланам) Сђлђм Хатип улы Алишев булды. 1970 елда ук, Тел, ђдђбият џђм тарих инсти­тутында ел йомгакларына багышлан­ган конференциядђ ясаган чыгышында мљхтђрђм тарихчы 1552 елгы яулап алуны чагылдыруда беръяклылык љстенлек ала башлавын, хђтта аны “ирекле кушылу” дип атарга омты­лышлар барлыгын, сак булырга кирђклекне искђртеп њткђн иде. Идел буе тарихын љйрђнњче галим шушы ук фикерлђрен “Татария в прошлом и настоящем” дигђн хезмђттђ урын алган “Урта Идел халыкларыныћ Россия дђњлђтенђ кушылуы” дигђн мђкалђсендђ дђ њткђргђн иде. Бу њзенђ књрђ бер гыйльми батырлык иде.

            Ниџаять, илдђ башланган ќђмгыятьне демократлаштыру процессы џђм СССРныћ таркалуы профессиональ галимнђр џђм њзешчђн тарихчылар арасында моћарчы тыелган проблемаларга карата зур кызыксыну уятты. Хђзерге вакытта тарихчылар ни хакында џђм ничек уйлауларын  кычкырып ђйтђ алалар; ђ ић мљџиме шул—алар фикерлђрен яшереп маташмый, монографиялђрдђ, дђреслеклђрдђ, гђзитђ-журналларда басылган мђкалђлђрдђ, интернетта урын алган чыгышларда турыдан-туры кић ќђмђгатьчелеккђ мљрђќђгать итђ алалар. Бу ќђџђттђн Искђндђр Измайловныћ (“Казанское взятие” и имперские притязания Москвы // Мирас, 1992, № 10), Сђлђм Алишевныћ (“Казань и Москва: межгосударственные отношения в ХV-ХVI в. в.”, 1995), Равил Фђхретдиновныћ (“История Татарского народа “Татарстана”, 1995), Индус Таџировныћ (“История национальной государственности татарского народа и Татарстана”, 2000) кебек галимнђрнећ фидакарь џђм нигезле эзлђнњлђрен билгелђп њтђсе килђ.

            Татар булмаган Россия галимнђреннђн “Внешняя политика Руси, России и СССР за 1000 лет в именах, датах, фактах” дигђн 3 томлыкныћ авторы Вильям Васильевич Похлебкинныћ исемен атап њтмђњ безне кызыксындырган тема турында сљйлђшкђндђ, њзенђ књрђ бер гљнаџ булыр сыман. Хикмђт шунда ки, аныћ гомуми иќаты турында, аерым алганда, “Татары и Русь. 360 лет отношений Руси с татарскими государствами в ХIII-ХVI в. в., 1238-1598 г. г. (От битвы на р. Сить до покорения Сибири)  Справочник”.—М., 2000 г.) дигђн хезмђте хакында бер-ике кђлимђ сњз ђйтергђ књптђн ќыенып йљри идем, менђ форсат та туды. Мђскђњнећ “Международные отношения” нђшрияты тарафыннан чыгарылган бу белешмђ (китапка язылган кереш мђкалђгђ ышансак, ул “Шђрекъне љйрђнњче белгечлђр, тарихчылар, халыкара юристлар, дипломатлар џђм Ислам белђн, татар халкы тарихы белђн кызыксынучылар љчен атап чыгарылган—аз да тњгел, књп тђ тњгел!) нилђр хакында бђян итђ соћ? Ић беренче эшем итеп, авторныћ кайбер субъектив фикерлђренђ басым ясап њтђсем килђ.

            Белешмђнећ 3 нче битендђ болай диелгђн: “ХVI гасыр ахырына (1598) барлык татар дђњлђтлђре (Алтын Урда, Казан, Ђстерхан, Себер ханлыклары џђм Нугай Урдасы) яшђњдђн туктыйлар, аларныћ билђмђлђре џђм халкы берлђштерелгђн Россия составына керђлђр”. Алайга китсђ, кушсаћ калђм яза инде ул, 1812 елда руслар берлђштерелгђн Франция составына, ђ 1939 елда Польша яџњдлђре берлђштерелгђн Германия составына керделђр дип тђ язып булыр иде...

            5 нче бит, аеруча игътибар итегез: “Русьныћ кљнчыгыш чигендђге беренче дђњлђт Алтын Урда иде”. Шушы кыска гына уйдырмасы белђн автор Зђзђр каганатын да, Бљек Болгарны да тарих битлђреннђн “сызып ташлый”. Џђм бу аћлашыла да, автор фикеренчђ, ни тљрки-хђзђрлђр, ни тљрки-болгарлар, Алтын Урда татарлары кебек, Русиягђ каршы “агрессив” сугыш алып бармыйлар, лђкин автор шунысын оныта, нђкъ менђ Алтын Урда Русияне католиклар коллыгыннан йолып алып кала, бертуктаусыз дђвам иткђн эчке бђрелешлђргђ чик куя, православие чиркђве њсешенђ ућайлы шартлар тудыра џђм бердђм Русь дђњлђте оешуга юл ача. Лђкин В. В. Похлебкинга, књрђсећ, Святослав варягларыныћ Хђзђрияне яулап алуы џђм рус кенђзлђренећ тыныч тормыш, ирек сљючђн Бљек Болгар ќирлђренђ ясаган књпсанлы џљќњмнђре, аныћ халкыныћ њз шђџђрлђрен, нигездђ, Иделнећ русларга каршы як ярында (сулъяк ярында) тљзергђ мђќбњр булулары хакында искђ алу бер дђ “кызык” тњгел; хђер, ул аларны юри књрмђмешкђ салыша...

            10 нчы бит: “Чынгыз хан њлгђннђн соћ 1228 елда ќыелган Бљек корылтай аныћ оныгын, Бату ханны, Ќучи улын, рус тарихында Батый исемен алучыны, Дон аръягындагы кљньяк рус далаларын яуларга озата”. “Халыкара галимнећ”, революциягђ кадђрге традициягђ хас булганча, терминологиядђ њтђ дђ талымсыз булуы гаќђплђндерђ, ђлбђттђ. ХIII гасырда ул Дон аръягында нинди кљньяк рус далаларын эзлђп тапты икђн? Шартлы рђвештђ алар ХVIII гасыр ахырында Кырым татар дђњлђте яулап алынганнан соћ гына “кљньяк русныкы” булып исђплђнђлђр, ђ ХХ гасыр ахырында бу ќирлђрнећ књпчелеге суверен Украина составына керђлђр! Књз алдына китерик: боларныћ барысын да булачак яшь дипломат—бљек рус миллђте вђкиле укыячак џђм ачуыннан аныћ чигђлђре кабарып чыгачак... Лђкин шунсын да искђ тљшерик: 1228-1229 еллардагы Сњбњдђй баџадир ќитђклђгђн монгол явы саксиннарга, кыпчакларга џђм Идел буе болгарларына каршы юнђлтелгђн була. Шушы яу нђтиќђсендђ кыпчаклар, Кара дићгез џђм Азов дићгезе буе далаларыныћ чын хуќалары (бер љлеше, ђлбђттђ), Џунгариягђ (Венгриягђ) књчеп китђргђ џђм католик динен кабул итђргђ мђќбњр була. 1228-1229 еллар явына эмоциональ бђџа бирсђ дђ кыпчак токымы-нђселе вђкиллђре генђ шулай бђџа бирергђ хокуклыдыр...

            Хђзер В. В. Похлебкинныћ Казан ханлыгы белђн Мђскђњ дђњлђтенећ “дошманлыгы” хакындагы фикерлђренђ тукталып њтик. Биредђ автор, књп очракта, бљек державачылык карашларыннан арына алган. “Татары џђм Русь...” белешмђсендђге бу тема, чыннан да, шактый дљрес позициядђн торып яктыртылган, ђлбђттђ, кайбер ќитди “лђкин”нђргђ карамастан. Беренчедђн, белешмђдђ билгелђп њтелгђнчђ, Казан татарлары беркайчан да “Россиянећ ни сђяси, ни милли автономиясенђ, ни провославие диненећ иркенђ кул сузмаганнар”. Икенчедђн, галим Казан татарларыныћ Русиягђ каршы ясалган 6 явын (1439, 1444—1445, 1505-1507, 1521, 1523, 1536-1537), руслар тарафыннан татарларга каршы оештырылган 9 явын (1467—1469, 1478, 1487, 1506, 1523—1524, 1530, 1545, 1548—1549, 1549—1550) исђплђп чыгарган. Лђкин шул ук вакытта автор, бик тђ хђйлђкђр рђвештђ, “Казан татарлары походы” исемлегенђ Олуг Мљхђммђд юлбашчылыгындагы Алтын Урда татарлары походларын да (1439, 1444—1445) кертеп исђпли џђм руслар тарафыннан Казанга каршы ясалган 1495 елгы яуны џђм Мђскђњ дђњлђтенећ Казан ханлыгына каршы оештырылган сугышчан џљќњмнђрен (1551-1556) онытып ќибђрђ; югыйсђ, бу чорда—1551, 1552 џђм 1553-1556 елларда—кић масштаблы љч канкойгыч бђрелеш булып ала. Шулай итеп, 1439-1550 еллар вакыйгасыннан автор нинди нђтиќђ чыгара соћ? Љземтђ китерђм: “Русия дђњлђте Казанга дђвамлы биш хђрби яу оештыра—1469, 1487, 1506, 1524 џђм 1530 елларда. Болардан тыш, Русия 1478, 1523, 1545 елларда кыска вакытлы яулар оештыра, шул ук вакытта сугышны башлаучы, агрессор сыйфатында ул ќиде тапкыр чыгыш ясый—1467, 1478, 1487, 1530, 1545, 1549, 1550 елларда... Казан дђњлђте њз башлангычы белђн Мђскђњгђ џђм башка рус дђњлђтлђренђ алты тапкыр яу чаба—1439, 1445, 1505, 1521, 1523 џђм 1536 елларда. Шул рђвешле, Казан ханлыгы, Мђскђњ дђњлђтенђ караганда, чагыштырмача џђм формаль яктан тынычлык яклы була. Мђскђњне аулап алу турында аныћ бернинди исђбе дђ  булмый. Казан походларыныћ књпчелеге яки русларныћ џљќњмнђреннђн саклану љчен ясалган була, яки русларныћ џљќњмнђренђ каршы ќавап рђвешендђ оештырыла” (!).

            Галимнећ соћгы фикере белешмђдђге мондый сњзлђр белђн дђ тђћгђл килђ: “1487-1521 елларда рус сђясђтенећ яшереп тормыйча, ачыктан-ачык кљч куллану сђясђте алып баруга књчње тулысынча раслана, 1505-1507 елларда алган сабакларга да карамастан, Казан ханлыгы йомшаклык књрсђтђ башлау џђм дустанђ яшђњ ниятен сиздерњ белђн алар тагын яу чабарга керешђлђр. Татарлар Мђскђњ белђн тыныч яшђњ мљмкин тњгеллегенђ тђмам инаналар (бире­дђ џђм алга таба курсив В. Похлебкинныкы—Л. Х.) џђм мљселман дђњлђтлђре булган Кырым белђн Тљркиягђ йљз тотарга, шул ук вакытта њзлђренећ бђйсезлеген яклап Мђскђњ белђн дипломатик юл белђн тњгел, бары тик хђрби юл белђн кљрђш алып барырга, ягъни Мђскђњ кенђзлеклђре белђн сљйлђшњне алар аћлаган џђм яраткан телдђ—кљч куллану телендђ генђ сљйлђшергђ кирђк дигђн карарга килђлђр (!)”.

            Бу сњзлђрдђ нинди ачы хакыйкать џђм тирђн мђгънђ ята...

            Яу џђм походлардан тыш, Вильям Васильевич њзенећ белешмђсендђ ике Кљнчыгыш Европа дђњлђте арасындагы “иске гадђт буенча аћлашып џђм дустанђ яшђњ” чорларын да књрсђтђ. Минемчђ, бу “дуслыкныћ” нигезен 1461 елгы рус елъязмасындагы тњбђндђге сњзлђр бик дљрес ачыклап бирђ: “князь велики... хотя ити на Казанского царя... и ту приидоша к нему послы ис Казани и взяша мир” (ПСРЛ.—Т. 28.—М., 1963.—С. 284). Казан татарлары белђн руслар арасында њзара тыныч яшђњ турында беренче солых менђ шулай тљзелђ. Солыхлар соћрак та берничђ кабат тљзелђлђр. Ђйтик, 1512 елныћ башларында Мљхђммђд Ђмин белђн Василий IV арасында “Аллаџ кушканга кадђр” “мђћгелек солых” игълан ителђ џђм књпчелек очракта тынычлык турында килешњ инициативасы белђн татарлар чыга. Лђкин аныћ нђтиќђсе бер њк тљсле тљгђллђнђ, аны 1529 елгы килешњ мисалында В. В. Похлебкин да дљрес билгелђп њтђ: “Солых турында килешњ белђн, њзенећ џђм хђрби яктан, џђм дипломатик яктан ќићелњенђ ачуы килеп, Василий IV њч алу телђге белђн шунда ук сугышка хђзерлђнђ башлый” (ул 1530 елныћ июнендђ башланып та китђ (!). Шушы ућайдан минем укучыларны оќмахка тић татар ќирлђрен кљчлђп тартып алу идеологиясенећ танылган вђкиле Иван Пересветовныћ тњбђндђге сњзлђренђ игътибарын юнђлтђсем килђ: “Мондый ућайлы ќирлђрне” Казан белђн Мђскђњ “дуслыкта яшђгђн очракта да” яулап алырга кирђк булыр иде. Яхшылык, намус, хакыйкать турында џђм дин, џђм гомумкешелек тудырган кануннарны шулай бер селтђнњдђ себереп тњгњне књреп, мондый оятсызлыкка бары тик шаккатырга гына кала!..

            Казанныћ љлешчђ тарихы, Казанныћ рус гаскђрлђре тарафыннан яулап алынуыныћ тарих фђнендђ чагылыш табу темасы кыскача менђ шуннан гыйбарђт. Гомумђн, Россиядђ, љлешчђ Татарстанда барган бњгенге вђзгыять њткђндђге хђллђргђ эмоциональ бђя бирњдђн, нинди дђ булса фђнни-фђлсђфи анализ ясаудан, нђтиќђлђр чыгарудан тоткарланып, тыелып торырга мђќбњр итђ. Минем карашымча, боларныћ барысы да, ђйтик, 1992 елда, Казанныћ басып алынуына 440 ел тулган кљннђрдђ ќирле вакытлы матбугатта яхшы ук чагылыш тапты кебек. Билгеле, тормышта акыл утырткан кеше кыяфђтенђ кереп, татарлар арасында элек тђ, хђзер дђ бердђмлек булмавы, безнећ канга сећгђн куркаклык џђм тышкы куркыныч каршында кљчсезлегебез џђм, ниџаять, татарларныћ рус дђњлђтчелеген торгызуда актив катнашуы, мђћгелек интернационализм турында сњз алып барырга мљмкин булыр иде. Лђкин нигђ кирђк болар? Чљнки Чынгыз ханныћ тђкђббер џђм горур улларыныћ њзара ызгышып яшђњлђреннђн, Жучи Олысындагы (Алтын Урдадагы) “бљек нигаз”лардан безгђ мирас булып калган бу гадђтлђрне татар кешесенећ џђр яћа буыны  аћлап-сизеп яши, тик барыбер шул ук “тырмага” китереп баса бирђ. Шулай да милли аћ тик ятмый, менђ тагын шатлыклы бер яћалык пђйда булды. Язучы Солтан Шђмси дђ њзенећ “Низаглы йортта” дип аталган фђнни-художестволы китабында бу хакта—Кырым ханлыгы џђм Олы Урда, Казан ханлыгы џђм Касыйм ханлыгы арасында барган низаглар, Нугай татарларныћ эчке интригалары џ. б. мисалында њтемле џђм гыйбрђтле итеп ђйтеп бирде. Иншалла, мондый ђсђрлђр соћгысы булмас...

            Бњгенге сњземне ХVI гасырныћ 40 нчы елларында Казанда яшђп иќат иткђн олуг татар шагыйре Мљхђммђдъяр сњзлђре белђн тђмамлыйсым килђ:

            Кем ќиџанда барча тагатдин зийад Гадел ирер, кыйл бу сњзгђ игътикад.

            Бу ике юллыктагы тљп фикри-идея минем тарафтан мђкалђмђ эпиграф итеп алынган шулай ук Казан шагыйре Шђриф Хаќитархан фикеренђ каршы килђ алыр иде. Чљнки... љметсезлеккђ урын юк—без оптимистлар булырга мђќбњрбез! Кайчан да булса барыбер хакыйкать тантана итђчђк—бђлки аны оныкларыбыз, џич булмаса оныкларыбызныћ оныклары књрер!

            Тик моћа бик тђ, бик тђ ышанырга џђм кљрђшергђ генђ кирђк!

           

 

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
качество, изысканность - бильярд стол у нас на http://mg-billiard.com
Hosted by uCoz